«Кеше хокукларын яклаучы»: мәгълүмат сәгате (12+)

16 апрель көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен А.Д. Сахаровның 100 еллыгына багышланган «Кеше хокукларын яклаучы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.
Чара академик, Нобель премиясе лауреаты, совет физик-тәгълиматчысы, беренче совет водород бомбасын уйлап табучы Андрей Дмитриевич Сахаровның катлаулы тормыш юлы турында сөйләүдән башланды. Яшүсмерләр Сахаровның нилектән тулы хокук белән атом-төш коралына нигез салучыларның берсе дип саналуы һәм кеше хокуклары яклау эшчәнлегенә аны нәрсә китерүе, Әфганстанга совет гаскәрләрен кертүгә каршы чыгуының нәрсәгә нигезләнүе, Горький шәһәренә җиде елга сөрелүенең чын сәбәпләре һәм нәтиҗәләре нинди булуы турында белде. «Горький Сахаров» документаль фильмыннан өзекләр укучыларга әлеге күренекле кешене яхшырак һәм тирәнрәк аңларга ярдәм итте. 
Мәгълүмат сәгате азагында Нижнегородскийдагы А.Д. Сахаров музее белән таныштылар.

Поделиться: